Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 июльгә кадәр "Батарейка" яшьләр гитарасы фестивалендә катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә. Чарада үзләрен сынап карарга яшь башкаручылардан алып, профессионалларга кадәр чакырыла. Фестивальдә шулай ук коллективлар, ансамбльләр һәм автор-башкаручылар катнаша ала. Катнашучыларның яше 18-35 яшь. Конкурстан тыш, фестиваль кунагы сыйфатында яше чикләнмәгән һәр кеше катнашырга хокуклы. Гитарада уйный һәм үз аккомпанементына җырлый алучыларны, гитаралы музыканы тыңларга теләүчеләрне 12 июль көнне 18:00 сәгатьтә «Гагарин» арт-кафесында көтеп калалар. Керү һәм катнашу бушлай.

Катнашучы сыйфатында теркәү өчен үзеңнең гитарада уйнаганыңны  видеога яздырып җибәрергә кирәк. Нигезнамәне монда  карарга була.

Пәнҗешәмбе, 4 июль 2019, 11:20