Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга бер көнлек эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов килде. Хөрмәтле кунакны шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. 

РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Чаллы ИТ-паркында булды. Бүген биредә 1300 кеше – хезмәткәрләр һәм резидентлар эшчәнлек алып бара. Үзенең проектын кунакларга «Бизнес-инкубатор» чыгарылышы һәм «Яшь эшмәкәр» конкурсы җиңүчесе Даян Зарипов тәкъдим итте, ул шәһәрдә эшләүнең һәм тормыш шартларының яхшы булуын билгеләп үтте.

«НексМед» мәгълүмати системасын Артем Вәлиев тәкъдим итте. Аның ярдәме белән медицина учреждениеләре бер-берсе, шулай ук пациентлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алалар. Экспертлар бу системаны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә адаптацияләргә тәкъдим иттеләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев проект белән кызыксынды һәм алга таба бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырга кирәклеген ассызыклады.

Аннары кунакларга «Кванториум» балалар технопаркын күрсәттеләр, анда ел саен 460 бала белем ала. Магомедсалам Магомедовка робототехника, космонавтика, геоинформатика, нейротехнология кабинетларын күрсәттеләр.

Моннан тыш, укучылар пилотсыз машиналар һәм VR-форматтагы календарь эшен күрсәттеләр. Магомедсалам Магомедов КАМАЗ кабинасын VR-күзлек белән карый алды. 

"Яхшы буын үсә", – дип йомгаклады технопаркны карап чыкканнан соң РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары.

Аннары делегация КИП «Мастер» мәйданчыкларына һәм «КАМАЗ» ААҖ кабиналары җитештерү буенча яңа заводка юнәлде.

Чәршәмбе, 3 июль 2019, 12:48