Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Гаилә маҗаралары» шәһәр фестивале узачак. Катнашу өчен гаилә командалары чакырыла. Командаларга иҗади биремнәр, тематик уеннар һәм конкурслар рәвешендә төрле сынаулар узарга туры киләчәк.

Моннан тыш, тамашачылар игътибарына Чаллы шәһәре коллективлары һәм башкаручылары катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Станцияләрне узганнан соң, эстафета нәтиҗәләре буенча өч җиңүче гаилә билгеләнәчәк. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар алачак. Чара 17:00 сәгатьтә башлана. Нигезнамә белән монда танышып була.

Шимбә, 6 июль 2019, 14:55