Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәре Су каналының чистарту корылмаларында булды.
«Чиста су» - «Экология» илкүләм проектының төп федераль программаларының берсе һәм экосистеманы саклау максатларында елгаларда урнашкан шәһәрләрнең чистарту системаларын яхшы хәлдә тоту бик мөһим. Чаллы Су каналының аны чистарту станциясеннән бүлү челтәренә кергән эчә торган су, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системалары һәм гигиена нормативларына куелган таләпләргә тулысынча туры килә. Комплекслы зарарсызландыру ультрашәмәхәне өстәмә зарарсызландыру белән куркынычсыз реагентлар кулланып башкарыла. Чаллының эре сәнәгать предприятиеләрендә шулай ук локаль чистарту корылмалары да бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 4 июль 2019, 08:12