"Профит" компанияләр төркеме генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашуы турында белдерде. Ул Комсомол районы бер мандатлы 17 нче сайлау округы буенча күрсәтелү өчен кирәкле документларның тулы пакетын тапшырды.
Сүз уңаеннан, бу округ буенча 4 кеше тәкъдим итүгә документлар тапшырган инде: Артем Балобанов (ЛДПР), Рәфгать Алтынбаев (үз-үзен тәкъдим итүче), Александр Якшин (үз-үзен тәкъдим итүче) һәм Марсель Мингалимов («Бердәм Россия»). Сайлауларда катнашырга мөмкин булган башка кандидатларның 7 июльнең төн уртасына кадәр вакыты бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 4 июль 2019, 08:41