Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга эш визиты белән Словения Республикасының Жужемберк шәһәреннән делегация килде. Жужемберк муниципалитетының мэр урынбасары Рок Жупанчич, иҗтимагый мәсьәләләр буенча муниципалитет киңәшчесе Владимир Коштевц Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Рамил Хәлимов һәм Эльдар Тимергалиев белән очрашу үткәрделәр.

Кунакларга автокаланың инвестицион потенциалы турында гына түгел, аның мәдәни тормышы турында да сөйләделәр. Сабантуй, Иван Купала, Питрау кебек милли бәйрәмнәргә аерым игътибар бирелде: «Яр Чаллыда 80ләп милләт яши. КамАЗ төзелеше вакытында шәһәргә бөтен Советлар Союзы кешеләре килде һәм гаилә корды», – дип сөйләде Рамил Хәлимов һәм делегацияне киләсе елда Сабантуйга чакырды.

Аннары шәһәр кунаклары Тарихи-туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә юнәлде. Планнарда шулай ук Haier суыткычларын җитештерү заводын һәм "КАМАЗ" ААҖне карау да бар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Словения делегациясе бу ялларда «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә узачак «Сабантуй 2019» Мәскәү халыкара фестивалендә катнашачак.

 2018 елда Яр Чаллы һәм Жужемберк шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде.

Пәнҗешәмбе, 4 июль 2019, 12:00