Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өченче ел рәттән бөтен Россиядән мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны җыя торган "Игелекле дулкын" мәдәни-хәйрия фестиваленә старт бирелде. Фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Игелекле Казан" хәйриячелекне үстерүгә ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелә. 

Чараның максаты – хәйрия культурасын үстерү, яшь талантларга ярдәм итү, сәламәт балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аралашу өчен шартлар тудыру; балаларның дуслар табуы һәм бер-берсе, шулай ук фестивальнең илчеләре белән уртак иҗаты. Фестивальнең төбәк сайлап алу турлары Казанда башланачак һәм алга таба Россия шәһәрләрендә узачак.

Сайлап алу туры Казанда 28-29 сентябрьдә үтәчәк. Моннан тыш, сайлап алу турлары түбәндәге шәһәрләрдә узачак: 10-11 июль Ярославль, 22-23 июль Севастополь, 1-2 август Ростов-на-Дону, 8-9 август Владивосток, 15-16 август Новосибирск, 20-21 август Курск, 4-5 сентябрь Санкт-Петербург, 4-5 сентябрь Екатеринбург, 25-26 сентябрь Калининград, 2-3 октябрь Мәскәү.

Төбәк турлары нәтиҗәләре буенча «Игелекле дулкын» фестиваленең финал этабы өчен катнашучыларны түбәндәге юнәлешләр буенча сайлап алу булачак: музыка: вокал, ишарәләр белән җырлау, уен коралында композция башкару; хореография; сәхнә сәнгате: оригиналь жанр, нәфис сүз.

Проектны гамәлгә ашыру дәвамында, бөтен ил буенча финал Гала-концертына кадәр тематик иҗади һәм хәйрия акцияләре узачак, аларның максаты иҗат аша дуслык һәм бердәмлек хисләре тәрбияләү. "Игелекле дулкын" фестиваленең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда 2019 елның 28 ноябрендә узачак.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 11:16