Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Кинология үзәге кунаклар игътибарына кинологлар һәм эш этләренең җайга салынган эшен тәкъдим итте. Өлкән инспектор-кинолог Гөлия Хәертдинова үзәктә хезмәт шартлары һәм этләрне өйрәтү ысуллары турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар хайваннарны сайлау шактый җитди алып барылуын белделәр: этнең анатомик параметрлар буенча туры килә торган нәсел шәҗәрәсе булуы мөһим. Хезмәткәрләр хайваннарны ике айлык чактан өйрәтә башлый, бу процесста иң мөһиме – кинолог һәм эт арасында бәйләнеш урнаштыру. Дүрт аяклы ярдәмчеләр наркотиклар һәм шартлаткыч матдәләр таба белә, җинаятьченең бик тиз эзенә төшә. Этләр хезмәтенең вакыты сигез елга кадәр, шуннан соң алар кайгыртучан кулларга тапшырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 5 июль 2019, 16:12