Иркутскта "Ефәк юл-2019" халыкара ралли-марафоны старт алды. Ярышларда «КАМАЗ-мастер» командасын Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов экипажлары тәкъдим итәчәк.
Алда "КАМАЗ-мастер" командасын һәм башка ярышларда катнашучыларны ун авыр һәм кызу көн көтә, алар барышында экипажлар 5000 чакрымнан артык юл узачаклар, аларның 2700е тиз йөрешле махсус участокларга туры киләчәк. Бүген Иркутск-Байкальскның беренче этабы узачак, спорт махсус участогының озынлыгы 51 километр тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 7 июль 2019, 10:01