Мы в социальных сетях

2018-2019 уку елында мәктәпне 5236 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 1910 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Быел тугызынчы сыйныф укучылары дүрт мәҗбүри имтихан тапшырды: рус теле, математика һәм ике фән: "Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар беренче тапкыр рус теле буенча әңгәмә узды, аның нигезендә дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга рөхсәт алды. Чит тел буенча имтиханны укучылар телдән бирделәр, ягъни әңгәмәдәш белән сөйләшү диктофонга язылды. Информатика буенча практик өлеш махсус әзерләнгән ноутбукларда башкарылды, физика буенча практик өлеш лаборатория җиһазларыннан файдаланып үтәлде", - дип сөйләде Рамил Хәлимов.

«Бердәм дәүләт имтиханы бүген урта мәктәпне тәмамлаучыларның гомуми әзерлеген объектив бәяләүнең Гомумроссия бәйсез системасының бер элементы буларак карала, моннан тыш, мәктәпне тәмамлаучыга конкуренциягә каршы торучанлык мөмкинлеге дә бирә», – дип билгеләп үтте спикер. 

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны тапшыру өчен сайланган фәннәрне анализлау шуны күрсәтә: җәмгыять белеме, физика, химия фәннәрен сайлаучылар саны тотрыклы рәвештә югары. 25 чыгарылыш сыйныф укучысы югары балл – 100 балл алды. Рус теле – 11, математика-6, химия-4, информатика – 2, әдәбият һәм физика-берәр.


Дүшәмбе, 8 июль 2019, 08:33