Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән кешеләрне диспансерлаштыруны уздыруның барышы турында эшлекле дүшәмбе вакытында Яр Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия гражданнары өчен гомуми диспансерлаштыру 2013 елда кертелгән иде. Соңгы 5 елда программа буенча барлык балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук илнең өлкән яшьтәге халкы тикшеренү узган.

«Түләүсез диспансерлаштыру кысаларында табибларга килгән кешеләр ягыннан төрле фикерләргә карамастан, бу визит аркасында чыннан да гомерләрен саклап калган кешеләр бар. Диспансерлаштыру онкологиянең башлангыч стадияләрендә, йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемаларны, шикәр диабеты һәм башка куркыныч авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирде», - дип ассызыклады Нияз Фатыйхов. Ул хәбәр иткәнчә, яңа тәртипләр буенча 18 яшьтән 39 яшькә кадәр булган затлар 3 елга бер тапкыр профилактик тикшереләчәкләр. 40 яшьтән узган барлык кешеләр-елына 1 тапкыр, шул исәптән пенсионерлар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар.

Диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. Диспансерлаштыруның беренче этабына анкеталау, антропометрия (үсеш массаларын, тән массаларын, бил тирәлекләрен үлчәү), кандагы гомуми холестерин дәрәҗәсен тикшерү кертелә; кандагы шикәрнең дәрәҗәсен билгеләү, хатын-кызлар өчен онкоцитология, флюорография, чагыштырмача йөрәк-кан тамырлары куркынычын билгеләү, 40 яшьтән алып 65 яшькә кадәр канга гомуми анализ ясау, 40 яшьтән алып абсолют йөрәк-кан тамырлары куркынычын билгеләү, медицина тикшерүен беренче узганда ЭКГ елга 1 тапкыр, алга таба 35 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләрнең күз басымын үлчәү һәм башкалар.

Икенче этапка пациентлар күрсәткечләр булганда җибәрелә. Аңа ихтыяҗ беренче этапның яшен һәм нәтиҗәләрен исәпкә алып участок табибы тарафыннан билгеләнә. Әлеге этапның бурычы булып өстәмә тикшерү һәм диагнозны ачыклау тора.

2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче өлкән халык саныннан чыгып, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Яр Чаллы шәһәренә 83 113 кеше исәпләнгән план билгеләнде. Шуларның 21-36 яшьтә-28096 кеше, 39-60 яшьтә-35934 кеше, 60 яшьтән өлкәнрәк-19083 кеше.

2019 елның 5 ае өчен статистик хисап мәгълүматлары буенча диспансерлаштыруны 34939 кеше узды. Ачыкланган авырулар структурасында беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары (593 кеше – 49,8%), икенче урында сидек, җенес системасы авырулары (264 кеше – 22,2%), өченче урында –эндокрин системасы авырулары (262 кеше-21,9%) тора. Диспансерлаштыруның II этабына булган күрсәткечләр буенча 8939 кеше җибәрелгән, 8771 кеше узган.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, докладчының чыгышын шәрехләп, сырхауханәләрдә дә, шәһәр предприятиеләрендә дә диспансерлаштыруны тоткарлыксыз узу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш, дип ассызыклады. "Гражданнарыбызның сәламәтлегенә килгәндә, формализм булырга тиеш түгел. Бу мәсьәлә белән без җитди шөгыльләнергә тиеш. Атна саен миңа өстәлгә мәгълүмат җиткерергә", - диде ул, диспансеризация узу турында хисап тотканда.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 09:51