Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы командасы Казахстанда узган 2004-2005 елгы кызлар арасында (2004-2005 елгы) волейбол буенча халыкара турнирда катнашты. Анда Чаллы кызлары 5нче урынны алды. Турнирда барлыгы 8 команда катнашты, чаллылылар әлеге ярышларда Россия данын яклаган бердәнбер команда булды. Турнир ел саен уздырыла. 2019 елда ул 6 нчы тапкыр узды, анда Россия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән командалар катнашты. Казахстанга сәфәр Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе һәм "Союз-Регион" компанияләр төркеме ярдәме белән оештырылды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Чаллы кызлары: Вәлиуллина Эвелина һәм Муфазалова Аделина да иң яхшы уенчылар булды. Команданың тренеры - "11 нче олимпия резервы спорт мәктәбеннән" Ольга Охотникова.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 13:28