Мы в социальных сетях

Атна эчендә Чаллы полициясе 19 легаль булмаган сәүдә ноктасын ачыклаган. Рейдлар икенче-алтынчы июль көннәрендә үткәрелде. Әйтик, шимбә көнне Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре законсыз сәүдә белән шөгыльләнүче тагын дүрт кешене ачыклаган. Аларның берсенең дә үзләре белән сату рөхсәт ителү турындагы тиешле документлары булмаган.

Машиностроительная урамының «Соцкультбыт» тукталышы янында кавын саткан 21 яшьлек егет шундый хокук бозучыларның берсе булып чыккан. Аз габаритлы автомобиль рәвешендәге стационар булмаган икенче сәүдә павильоны-фургон 18/06 йорт ишегалдында табылган. Аның кузовыннан 44 яшьлек ир шулай ук кавын сата. Ә Агросәнәгать паркы каршындагы Трубный проезд юлының машиналар йөрү өлешендә Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ир-ат яшелчә-җиләк-җимеш саткан өчен тоткарланган. Шул ук вакытта, атнага икенче тапкыр ГЭС бистәсенең 1/9 йорты янында законсыз сәүдә белән шөгыльләнгән 38 яшьлек хатын-кыз эләккән.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 13:50