Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19 июль көнне 18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Мәдәни шәһәр» арт-лабиринты узачак. Бу Яр Чаллы тарихына багышланган классик музыка белән бергә ачык һавадагы күргәзмә. Экспозицияне Тарихи туган якны өйрәнү музее һәм картиналар галереясе хезмәткәрләре әзерләде.

Килүчеләр "50х50" фотокүргәзмәсен караячак. Экспозициягә 1960 еллар башыннан алып 1980 елларга кадәр шәһәр тормышындагы һәм КамАЗ төзелешеннән 50 уникаль фото кергән. Фоторәсемнәрдә Чаллының истәлекле урыннары һәм урамнары, автокала тарихын булдырган кешеләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән.

Шулай ук чаллылылар җирле рәссамнар: Галина Анютина (ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы), Любовь Бегунова (1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы), Рузия Гафурова (ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы картиналар галереясенең милли сәнгать секторы мөдире) һәм башкалар белән таныша алачаклар. Алар күп санлы халыкара, бөтенроссия, төбәк һәм шәхси күргәзмәләрдә катнашучылар булып тора.

Моннан тыш, программада ком графикасы буенча «шәһәр төрләре» темасына мастер-класс планлаштырылган. 21:00 сәгатьтә Үзәк урам буйлап "Фонарь астында" экскурсиясе узачак. Ул Чаллыда сакланып калган, халыкта Дворянская дип аталган борынгы урамнарның берсе буйлап үткәреләчәк. Биредә Идел-Кама бассейнының эре пароходчылыклары һәм иң авторитетлы икмәк сәүдәгәрләре конторалары урнашкан.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 10:09