Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Росинка" сәламәтләндерү үзәгендә Speak to me профильле сменасы старт алды, ул 18 көн дәвам итәчәк. Смена инглиз телен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Анда катнашучылар инглиз мәдәнияте һәм сәнгате атмосферасына чумачаклар, күп кенә яңа сүзләр беләчәкләр һәм аларны практикада куллана алачаклар, бер-берсе белән аралашачаклар.

Шулай ук балалар өчен иҗади остаханәләр оештырылачак, анда аларны декоратив-гамәли сәнгать техникаларына, заманча технологияләр серләренә өйрәтәчәкләр.

Профильле смена программасында инглиз теле буенча көн саен дәресләр, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле техникаларын өйрәнү, ком анимациясе остаханәсендә дәресләр, заманча бию дәресләре, вокал һәм театр сәнгате буенча мастер-класслар, интеллектуаль һәм спорт уеннары каралган.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 14:49