Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе «Минем гаиләм» дип исемләнгән асфальтта балалар рәсеме конкурсы оештырды.

"НУР" яшьләр үзәгенең бүлек мөдире Снежана Логинова һәм NARATCARD агач эшләнмәләр ясау остаханәсе рәссамы Виктория Рязанова кергән конкурс комиссиясе әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады.

Бәйге бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Барлык рәсемнәр дә үзенчәлекле булды, иң мөһиме, балалар тарафыннан яратып һәм тырышлык белән башкарылды. Җиңелүчеләр булмады – барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм призлар алдылар.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 16:38