Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Свято-Вознесенский соборы территориясендәге Боровецкий чишмәсе янында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм изге яклаучылар Петр һәм Феврония Муромскийлар көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы узды.

Җыелган 200дән артык тамашачы алдында «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары чыгыш ясады, шулай ук сигез гаиләне, уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләү булды. Алар арасында быел 61 ел бергә гомер иткән Абзалиевлар гаиләсе дә бар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары һәм оныкчыклары бар. Зәйтүнә Мингали кызы КАМАЗ дирекциясендә 18 ел, ә ире Фазетдин Абзал улы 25 елдан артык КАМАЗның кою заводында эшләгән.

Юбилярларга Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләреннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сишәмбе, 9 июль 2019, 11:32