Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Ольга Константиновна Башкировага 95 яшь тулды. Ул Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.

Ольга Константиновна Октябрь районы Яңа Киязле авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Ольга Константиновна Нурлат районының Вишневая Поляна авылы колхозында эшләгән, анда утын әзерләү белән шөгыльләнгән (урман кискәннәр). Сугыштан соң туган авылына кайта, пенсиягә чыкканчы Вахитов исемендәге колхозда дуңгыз караучы булып эшли.

2013 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Ольга Константиновна биш бала, 13 онык һәм өч оныкчык тәрбияләп үстергән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән

Сишәмбе, 9 июль 2019, 11:35