Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Sundale клубында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир старт алды. Уеннар эшләүче яшьләр арасында XVIII Спартакиада кысаларында уза.

Турнирда катнашу өчен 12 ир-ат һәм 8 хатын-кыз командасы теләк белдергән, алар арасында: «Ремдизель», «Челны-бройлер», «Пенсия фонды», «НЧ ТЭЦы», «Чаллыводоканалы», «КАМАЗ» һәм башкалар.

Турнирны ачуда шәһәрнең Волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов, Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы рәисе Рамил Гыйльфанов һәм башкалар катнашты.

Пляж волейболы буенча турнир яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, яшь хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә.

Өстәмә мәгълүмат 57-08-70 телефоны буенча «Заман» яшьләр үзәгенә шалтыратырга була.

Сишәмбе, 9 июль 2019, 13:47