Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча конференция узды. Конференция башланыр алдыннан шәһәр кунаклары җирле ТИҮләр белән таныша һәм тәҗрибә уртаклаша алдылар. Конференция кысаларында кунаклар өчен шәһәрнең өч районы буенча экскурсия оештырылды. Мәсәлән, Комсомол районында делегация ЗЯБ бистәсендәге "Тридевятое царство" скверында, бульварда булды. Шулай ук Тукай яр буеннан Тәүбә мәчетенә кадәр уздылар, Үзәк урамның җәяүлеләр зонасын карадылар.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Ул Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча чаралар системасы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте: һәр ТИҮгә компенсация түләү өчен акча бүлеп бирелгән, ел саен 50 миллион сумлык 120 грант тапшырыла, ике ел дәвамында ТИҮ советларының күпчелеге дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә укулар узган.

Чаллы территориаль иҗтимагый үзидарәләре эше нәтиҗәләре турындагы доклад белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Ул шәһәрдә иҗтимагый үзидарәгә төзелеш башланган вакытта ук нигез салынуы турында сөйләде. Җиде ел элек Яр Чаллыда бу хәрәкәтне яңадан торгызу башланды. Торак кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, шәһәрнең һәр йортында күпфатирлы йортлар советлары төзелде һәм рәисләр сайланды.

2015 елдан 2019 елга кадәр безнең ТИҮләр тарафыннан алынган грантларның гомуми суммасы 66 млн 499 мең сум тәшкил итте: «Муниципаль бюджет та читтә калмый. Муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елдан ел саен 5әр млн сум бүлеп бирелә. Акча территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иҗтимагый үзидарә проектлары арасында конкурс уздырылып килә», - диде шәһәр башлыгы.

Дүрт ел эчендә Яр Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарәләр тарафыннан 231 проект гамәлгә ашырылды: 56 балалар һәм 36 спорт мәйданчыгы төзелде; төзекләндерү буенча 300дән артык чара башкарылды; 100дән артык бәйрәм чарасы үткәрелде.

Конференция барышында шулай ук ТИҮләрне алга таба үстерү мәсьәләләре һәм бурычлары турында да фикер алыштылар. Моннан тыш, хәрәкәтнең иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде.


Сишәмбе, 9 июль 2019, 15:02