Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда "Duracell батарейкаларны җыю атнасы" старт алды. Мондый акцияне ике компания башлап җибәрде: Россиядә бердәнбер «Мегаполисресурс» аккумулятор эшкәртүчесе һәм батарейкалар җитештерүче Duracell. Ил буенча, төрле шәһәрләрдә бер атнага туктап торучы махсус контейнерлар хәрәкәт итә. Узган ел контейнер илнең 5 торак пунктында гына булган, быел 30 шәһәрне колачлау планлаштырыла.

Чаллыда махсус контейнер Габдулла Тукай исемендәге яр буе парковкасы янында (ГЭС, 10/64 йорт каршында) урнашкан, дип хәбәр итә "Чиста бит" экологик хәрәкәте. Ул биредә 14 июльгә кадәр булачак. Биредә, маркасына карамастан, барлык төр батареяларны һәм аккумуляторларны теләсә кайсы санда тапшырырга мөмкин. алар бушлай кабул ителә. Шул ук вакытта батарейкаларны пластик шешәләрдә үк тапшырырга була: контейнер конструкциясе нәкъ шулай тапшырырга мөмкинлек бирә.

Барлык җыелган әйберләр Россиядә бердәнбер булган «Мегаполисресурс» аккумулятор батареяларын утильләштерүче заводта эшкәртеләчәк. Акцияне оештыручылар белдерүенчә, контейнерга лампалар, градусниклар һәм башка калдыкларны салырга ярамый. Бары тик батарейкалар. Яр Чаллыда  "Duracell батарейкаларны җыю атнасы" акциясе 14 июльдә тәмамланачак һәм бер атнага күрше Түбән Камада тукталачак.

Сишәмбе, 9 июль 2019, 16:52