Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Дәүләт думасындагы эш турындагы хисап барышында Алексей Кудринга моношәһәрләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сорау бирде.

"Агымдагы елның 1 гыйнварында Хөкүмәтнең «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» өстенлекле проекты вакытыннан алда тәмамланды. Россия Федерациясе Хисап палатасы үз нәтиҗәсен белдерде, бу безгә нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде" -, дип күппрофильле муниципаль берәмлекләрне комплекслы үстерү мәсьәләсендә ярдәм күрсәткәне өчен Когогина рәхмәт белдерде.

Парламентарий дәлил сыйфатында статистик мәгълүматларны китерде, алар нигезендә моношәһәрләрдә халыкның 10 %ы яши, ә илкүләм проектлар кысаларында 2019 елда моношәһәрләргә 2% бүлеп бирелгән.

"Минем соравыма Алексей Кудрин, өстәмә рәвештә бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеге мониторингы үткәреләчәк, дип җавап бирде. Минемчә, бу гына җитми – минем өчен моношәһәрләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга реаль мониторинг мәсьәләсе ачык кала. Дәүләт Думасы депутатларының һәм төбәкләрдән килгән коллегаларының көйле эше аркасында әзерләнгән моношәһәрләрне үстерү буенча дәүләт программасы үтәлешкә кабул ителер, әлеге гаделсезлекне бетерергә һәм Россия Президенты куйган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», - диде Әлфия Когогина.

Чәршәмбе, 10 июль 2019, 08:49