Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рөхсәтсез урам сәүдәсенә каршы тору максатыннан Комсомол районы администрациясе контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре белән берлектә район территориясен карап чыкты. Рейд нәтиҗәләре буенча М-7 автоюлы территориясендә административ хокук бозу ачыкланды. 

Тиеш булмаган урында автоприцептан бакча культураларын сатучыга карата административ материаллар төзелде. Чаллы шәһәре буенча салым инспекциясе хезмәткәре тарафыннан, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге турында беркетмә төзү өчен, киләчәктә аны Казан шәһәре Федераль салым хезмәтенә тапшыру белән тикшерү беркетмәсе рәсмиләштерелде.

Бу юнәлештә эш атна саен дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 10 июль 2019, 14:14