Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Иң яхшы эзләнү отряды" номинациясендә Яр Чаллы дәүләт Сәүдә-технология институты җиңүче булды. «Югары һөнәри белем учреждениеләрендә иң яхшы хәрби-учет эше» һәм "Форпост" хәрәкәтен формалаштыру буенча иң яхшы эш" номинациясендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты беренче урынга лаек булды. Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты "Студентлар белән хәрби-патриотик эш оештыру буенча иң яхшы югары һөнәри белем бирү учреждениесе" исемен яулады. «Мәдәни-массакүләм һәм танып-белү характерындагы чараны иң яхшы оештыручы» исеменә  А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Чаллы филиалы иреште. "Иң яхшы хәрби-патриотик бүлекчәләр, клублар" Тимирясев исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалында урнашуы билгеле булды.

Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте "Хәрби данның иң яхшы залы-музее", Л. Б Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика көллияте "Массакүләм мәгълүмат чараларында хәрби-патриотик эшчәнлекне яктырту буенча иң яхшы эш" һәм "Һөнәри белем учреждениеләрендә иң яхшы волонтерлар хәрәкәте" номинацияләре буенча Яр Чаллы медицина көллияте, шулай ук  "Шәһәрнең ветераннар хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек өчен" В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият урта һөнәри уку йортлары арасында җиңүчеләр булдылар.

Калган югары һәм урта һөнәри уку йортлары смотр-конкурста катнашучы дипломнары белән бүләкләнәчәк.


Чәршәмбе, 10 июль 2019, 14:48