Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ-мастер" экипажлары уңышлы чыгыш ясаганнан соң, сишәмбе көнне, Андрей Каргинов Россия командасына "Ефәк юл-2019" этапларында беренче җиңү китерде, ә Антон Шибалов икенче урын яулады. чаллылыларның эшләре уңышлы баруы сизелде.

Оештыручылар узышта катнашучыларга боҗра маршруты әзерләделәр. Старт ноктасына кадәр-нибары өч километр ярым ара. Алга таба-470 километр тиз йөрешле махсус участок, ул үз эченә бик күп куркыныч һәм каршылыклы нокталарны алган.

Каргинов экипажы стартка йөк машиналарыннан беренче булып китте, команда буенча партнер артыннан Монгол даласын яуларга Шибалов юнәлде. Бераз соңрак ярышларга Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов керде. Бурыч-көндәшләрне куып җитү һәм генераль зачетта минималь артта калуны оту.

Башлангыч урнаштыру пилотларга трассада узган көнне нык комачаулаган тузаннан котылырга мөмкинлек бирде. 200 километрлык арада Шибалов һәм Каргинов Сергей Вязовичтан ("МАЗ-СПОРТ-авто") 21 һәм 24 секундка калыштылар. Киеренке көрәштә шартлар катлауланды: башта двигательнең температурасы күтәрелә башлады, ә аннары ике тәгәрмәч тишелде.

Бишенче этап Улан-Батор - Мандалгови әйләнмәле маршруты буенча пәнҗешәмбе көнне узачак. Гомуми территория озынлыгы 365 километр тәшкил итәчәк, шуларның 337 километры спорт режимында  үтәчәк.

Чәршәмбе, 10 июль 2019, 15:14