Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Радуга» сәламәтләндерү лагеренда мәктәп, яшьләр һәм студентлар оешмаларының "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча шәһәр профильле сменасын ябу тантанасы булды.

Профильле эшнең максаты - җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр һәм студентлар оешмалары хезмәткәрләре арасында сәламәтләндерү, гомумфизик, хокукый, психологик һәм спорт эшен камилләштерү. Сменада 8-18 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша. Лагерьда балалар өчен төрле уеннар, тематик һәм спорт чаралары, шулай ук иҗади дәресләр оештырылды.

Лагерьда балалар дус булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бердәм тату команда булырга өйрәнделәр. Конкурсларда һәм ярышларда җиңүләре, лагерь тормышында актив катнашканнары өчен балалар  "Форпост" үзәгеннән призлар һәм грамоталар алдылар.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 08:50