Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы икенче укылышта Административ хокук бозулар турындагы Кодекска, җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларга төзәтмәләрне хуплады.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина яңалыкка аңлатма бирде: "Закон проектын икенче укылышка әзерләү процессы бик зур әһәмияткә ия. Төбәкләрдәге вәкилләр, Дәүләт Думасы мәйданчыкларындагы экспертлар белән нәкъ менә профессиональ фикер алышу демократик процедураларны үтәү кысаларында сыйфатлы, гадел, актуаль закон булдырырга ярдәм итә. Бүген без пациентларны да, табибларны да якларга мөмкинлек бирә торган закон проектын хупладык. Җаваплылык, китерелгән зыянның авырлыгына бәйле булачак. Пациент вафат булган очракта – 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү".

Закон проекты нигезендә, үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү һәм медицина хезмәткәрләренең тормышын һәм сәламәтлеген саклау гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлтелгән түбәндәге закон проектын билгеләргә тәкъдим ителә: сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңел зыян китергән һәм кеше үтерү белән янаган өчен җинаять җаваплылыгы, әгәр бу пациентның сәламәтлегенә авыр зыян китергән яки аның үлеменә китергән очракта медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 09:01