Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хәкимулла Хисмәтулла улы Сибгатуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм шәһәр Советы депутаты Альберт Петров тапшырдылар.

Хәкимулла Хисмәтулла улы Зәй районы Чыбыклы авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 2 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда ат караучы булып эшли. 1954 елда Салиха Шәйхи кызы Мансуровага өйләнә. 1974 елда Сибгатуллиннар гаиләсе Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Хәкимулла Хисмәтулла улы КПД-240 агач эшкәртү цехында балта остасы булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветеранның җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 08:58