Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы кызы Ирина Приходько Неапольдәге Универсиадада ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә "көмеш" яулады. Финал ярышларында ул 8: 37.36 секунд нәтиҗә күрсәтте. Мактау пьедесталында безнең спортчы кызыбыз Япония йөзүчеләре – Вака Кобори (8:34.30), өченче урын яулаган Чинсу Сато (8:38.19) белән рәттән торды. Татарстан спортчылары өчен бу медаль Неапольдәге ярышларда икенче булды – аннан алдарак Ирина Приходько ирекле стильдә йөзүдә 4х200 метрлы дистанциядә хатын-кызлар эстафетасы составында бронза алган иде.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 11:06