Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Инновацияләргә ярдәм итү фонды эшмәкәрләргә финанс ярдәменең "Корпорация" дип аталучы яңа программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Конкурс нигезендә анда катнашучылар - кече инновацион предприятиеләргә 50 млн сумга кадәр ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Финанс ярдәменең яңа чарасы Россиянең эре корпорацияләре бурычлары астында инновацион продукция эшләү һәм булдыру белән шөгыльләнүче микро-һәм кече предприятиеләргә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучы бюджеттан тыш акчалардан 100% финанслау алырга тиеш. Конкурс «кече һәм урта эшмәкәрлек акселерациясе» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурста булдырыла торган продуктта потенциаль заказчы белән кызыксынуны раслый торган, шулай ук охшаш тематика һәм чиктәш өлкәләрдә проектларны тормышка ашыруның расланган тәҗрибәсе булган предприятиеләр катнаша ала. Моннан тыш, аларның Фонд белән ачык контрактлары булырга тиеш түгел.

Потенциаль заказчы сыйфатында Россиянең эре компанияләре рейтингына керүче корпорацияләр, шулай ук аларның бүлендек һәм бәйле җәмгыятьләре карала.

Гаризалар 2019 елның 1 июленнән 16 сентябренә кадәр кабул ителә. Гаризаны АС Фонд-М системасы аша түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: http://online.fasie.ru.

Программада катнашу мәсьәләләре буенча инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында онлайн-чатка, шулай ук консультация ярдәме линиясенә +7(495) 231-1906 мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 11:31