Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 июль көнне "Саулык" сәламәтләндерү комплексында коррупциягә каршы белем бирү-танып-белү квесты узачак. Шәһәр студентлар советы активистлары «Крылатый» лагерында ял итүче балалар өчен коррупциягә каршы тематикага 10 станциядән торган мавыктыргыч квест оештырачаклар. Балаларга берничә катлаулы сынау һәм кызыклы уеннар узарга, намуслылыкларын исбатларга, коррупция һәм аның белән көрәш ысуллары турында белемнәрен күрсәтергә кирәк булачак.

Яр Чаллы студентлары уен формасында җәмгыятьтә, кешеләр өчен дә, икътисад өчен дә коррупция нәрсәгә китерергә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Коррупция белән бәйле очракка юлыкканда аның белән ничек көрәшергә һәм нәрсә эшләргә кирәклеген тере мисаллар белән аңлатачаклар.

Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 13:22