Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы яшьләр оешмалары экологик акциядә катнашкан өчен дипломнарга лаек булдылар «Нур» яшьләр үзәге һәм "СТУДПРОФ.рф" яшьләр теле-радио студиясе "Яшел Яз-2019" Бөтенроссия экологик шимбә өмәсендә актив катнашкан өчен" дипломнары белән бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, 20 апрельдән 20 майга кадәр бөтен ил буенча «Яшел Яз - 2019» акциясе кысаларында өмәләр узды. "Яшел Яз – 2019" Бөтенроссия экологик өмәсе инде алтынчы тапкыр оештырыла. Быел «Яшел Яз» илебездә беренче өмәгә 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Узган биш елда "Яшел яз"да Россиянең барлык төбәкләрендә 9 миллионнан артык кеше катнашкан.


Пәнҗешәмбе, 11 июль 2019, 15:05