Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эчке эшләр министрлыгы системасында «Мәк-2019» оператив-профилактик операциясе башланды. Әлеге операция наркокультураларның законсыз чәчүлекләрен кисәтү, ачыклау һәм бетерү, наркотиклы үсемлекләр үсү урыннарына үтүен туктату, шулай ук наркотик матдәләр җитештерүчеләрне, таратучыларны һәм саклаучыларны ачыклау һәм тоткарлау максатларында үткәрелә

Беренче этап 10 июльдән 19 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Чаллы полициясе хезмәткәрләре кыргый киндер үсү учакларын гына ачыклап калмыйча, наркоҗинаятьчелеккә каршы көрәш комплексын да оештыра һәм үткәрәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел беренче этапта кыргый наркотик булган үсемлекләр үсешенең 29 очрагы ачыкланган, 49 административ хокук бозу һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 10 җинаять ачыкланган, законсыз әйләнештән 6 зат җинаять җаваплылыгына тартылган, 98,16 граммга якын наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган.

Полиция гражданнардан наркотиклы үсемлекләрнең үсү урыннары, наркотик чараларны таратучы һәм кулланучы затлар турында 37-90-09 яки 02 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.

Җомга, 12 июль 2019, 08:22