Чаллыда санкцияләнмәгән сәүдә итү темасы буенча фикер алыштылар. Шәһәр җитәкчелеге шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу һәм санитар нормаларны үтәмәү аркасында килеп чыккан проблеманы хәл итәргә әзер.
Бу юнәлештә нинди эшләр башкарылуы турында бүген матбугат конференциясендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, законсыз сәүдә итү нокталарын ачыклау буенча эш Чаллыда ел башыннан алып барыла. «Без бу эш белән даими шөгыльләнәбез. Административ хокук бозулар һәм төзекләндерү кагыйдәләре турында Татарстан Республикасы кодексында аерым статья бар,шуның нәтиҗәсендә без тиеш булмаган урыннарда санкцияләнмәгән сәүдә оештырган өчен кешеләрне җаваплылыкка тартырга тулы хокуклы», - дип аңлатты ул.
АТИ идарәсе башлыгы 26 июньдә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм шәһәрнең баш прокуроры Дмитрий Ерпелев рәислегендә законсыз эшмәкәрлеккә каршы тору буенча ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында әлеге мәсьәлә турында фикер алышынуын искә төшерде.
«Ул вакытта җаваплылык зонасы районнар администрациясенә күчә дигән карар кабул ителде. Ягъни, алар ведомствоара эш төркемнәре булдыру һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарын контрольдә тоту графикларын үтәү буенча төп оештыручылар булалар», - дип хәбәр итте Айрат Насыйбуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, барлык өч администрациядә дә мондый төркемнәр булдырылган. Алар составына ОПОП, Административ-техник инспекция, участок полицияләре, салым инспекциясе һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре кертелгән. Алар тикшерүләрне расланган график буенча башкаралар. «Мин аларны әйтәсем килми. Кызганычка каршы, графиклар турында хәбәр иткәндә, вәзгыять безгә каршы эшли. Әмма без өметне өзмибез. Көн саен эшлибез һәм эшебезне камилләштерәчәкбез», - дип ышандырды ул.
Айрат Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле 1 млн 227,5 мең сумлык 1296 административ материал төзелгән.
Ул, тагын да нәтиҗәлерәк эш оештыру өчен, башка шәһәрләрдә эшләү тәҗрибәсе өйрәнелә, дип сөйләде. «Әгәр бу тәҗрибә яраклы булса, без тәртип бозучыларга каршы тагын да кискенрәк чаралар күрә алачакбыз, хәтта санкцияләнмәгән продукцияне кулга алуга кадәр. Барыбер бу проблеманы хәл итәчәкбез. Законсыз сәүдә белән шөгыльләнүче, моның белән шаярырга ярамавын аңларга тиеш. Теләсә кайсы очракта, бик катгый чаралар күреләчәк. Бу-дөрес эш түгел. Башкарма комитетта рәсми рөхсәт алырга, сәүдә урыннарын килештерергә, башка күзәтчелек органнары белән килешү процедурасын узарга кирәк. Алар законлаштырылмаган икән, димәк, административ җаваплылыкка тартылачак», - дип йомгаклады Айрат Насыйбуллин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 июль 2019, 11:09