Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 нчы июльдән 21 нче июльгә кадәр Боз сараенда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге узачак. Ярышларда Россия Федерациясенең 50 субъектыннан 400 дән артык спортчы катнашачак. Ярышлар 2019 елның 4-11 сентябрендә Швециядә узачак Европа беренчелегенә сайлап алу ярышлары булып тора. 

Беренчелекне ачу тантанасы 17 июль көнне 14:00 сәгатьтә узачак. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия тхэквондо берлеге җитәкчесе Анатолий Терехов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Шәһәр Советы депутатлары бар. Программада иҗат коллективлары чыгышлары, катнашучылар парады каралган.

Чәршәмбе, 17 июль 2019, 09:37