Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Сбербанк» ГАҖ Идел-Нократ банкының уртак проекты ярдәмендә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентларында кампус карталары барлыкка килде. Электрон мәгълүмати-белем бирү мохитен гамәлгә ашыру турында университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сөйләде. Карта түләү чарасы гына булып түгел, уку йорты бинасына керү өчен пропуск та булып тора.

Моннан тыш, карта студент портфолиосы чагылдырылган зачет кенәгәсе булып хезмәт итәчәк: «Дүртенче, бишенче курста, студентларыбызны бүлү белән шөгыльләнгәндә, бу мәгълүмат күләме нигезендә, эш бирүче эшкә белгечләрне сайлый ала. Анда барысы да чагылдырылачак: ул ничек укыган, дәресләргә ничек  йөргән, нинди казанышлары бар. Барлык студентларның шәхси кабинеты бар, портфолиолар алып баралар. Без бүген төркемнәрне рейтинглы бәяләү системасын керттек, анда студент портфолиосы төркем рейтингында автомат рәвештә чагылыш таба», – дип билгеләп үтте спикер.

Җомга, 12 июль 2019, 11:22