Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Велоспорт буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында шосседа Илнур Закарин Кубогы узачак. Ярышлар 19-21 июльдә үткәрелә. Беренче узышлар Иштирәк авылында 19 июльдә узачак, ә инде 20 спортчыны Яр Чаллы шәһәренең Хәсән Туфан проспектында "критериум" форматында ярыш көтә. 

"Критериум - спортчылар кечкенә генә әйләнә буенча 2-3 километр гына барган ярышларның шундый төре. Һәр әйләнәдә арадаш финиш булачак. Әлеге финишларда алган урыннар өчен очколар биреләчәк. Аннан соң җиңүче тупланган очколар буенча билгеләнә",- дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов.

Ярышлар узу сәбәпле Хәсән Туфан проспекты буенча 11:00дән 20 июль көннәрендә юл ябылачак. Программада 8, 12, 24 километрга егетләр һәм кызлар, юниорлар һәм яшүсмер кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы ярышлар, стартлар каралган. Танылган спортчының ике Кубогы 24 километр дистанциягә тапшырылачак. 

21 июльдә ярышлар Металлургия һәм Моторная урамнарында индивидуаль узыш үткәрелә. Илнур Закарин-Team Katusha өчен чыгыш ясаучы Россия шоссей узышчысы. 2013 һәм 2017 елгы шәхси ярышта Россия чемпионы. Хәзерге вакытта Тур де Франс иң дәрәҗәле велоузышта катнаша.

Сишәмбе, 16 июль 2019, 16:20