Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Емельяновна Леушина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев тапшырдылар.

Надежда Емельяновна Украина ССРның Луганск өлкәсе Лисичанск шәһәрендә туа. 9 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында Германиягә эшкә алына.

1956 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ»заводында сак системасында эшли. Ире белән бергә 2 бала үстергән, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Җомга, 12 июль 2019, 13:46