Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Россиянең иң яхшы моношәһәрләре унлыгына керде. РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин һәм Моношәһәрләрне үстерү Фонды җитәкчесе Ирина Макиева кулыннан тиешле бүләкне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Тимергалиев бу минутларда Тольяттида уза торган РФ моношәһәрләрен үстерү буенча форум-киңәшмәнең пленар утырышында алды.

 Моношәһәрләрдә МСП илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында "Территорияләр үсеше перспективалары монопрофильле икътисад белән» темасы буенча пленар утырыш барышында "Моношәһәрләрне үстерү" яңа дәүләт программасы, моношәһәрләрдә МСП илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында мәсьәләләр каралачак. Моннан тыш, өч мәйданчыкта түгәрәк өстәлләр узачак. "Моношәһәрләрнең киләчәге: яңа инструментлар һәм яңа мөмкинлекләр" стратегик сессиясе белән тәмамланачак, аның барышында дәүләт программасы проектын эшләп бетерү, федераль законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләү планлаштырыла.

Дүшәмбе, 15 июль 2019, 09:42