Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җиңү паркында "Ышаныч формуласы" фестивале узды. Чара авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү Бөтенроссия балалар фонды тарафыннан оештырылган.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен 11 төрле фәнни станцияне узу белән квест оештырылды. Һәр станциядә командалар баллар алды, алар саны буенча җиңүчеләр ачыкланды. Ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлар да катнашты. Барлыгы 10ар кешедән 11 команда тупланды.

Чарада Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов та катнашты, ул берничә станцияне узып карады.

Чара ахырында барлык командалар зур панно ясадылар. Җиңүчеләр һәм квестта катнашучыларның барысы да истәлекле сувенирлар алдылар.

Дүшәмбе, 15 июль 2019, 10:31