Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Форте» театр мәктәбе һәм режиссер Людмила Логинова яшь чаллылылар катнашында дүрт кыска метражлы фильм төшерде. Фильмнарда 6 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар уйный, төшерү берничә атна дәвам иткән һәм автокалада узган. Фильм сюжетында дуслык һәм үзара мөнәсәбәтләр темасы яктыртыла. Фильмнарның премьерасы җомга көнне, 19 июльдә, 17:00 сәгатьтә " Иллюзиум" кинотеатрында узачак. Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, узган ел  «Форте» мәктәбе фильмнарының берсе X Халыкара яшьләр кинофестивалендә "Иң яхшы балалар фильмы" номинациясендә җиңү яулаган иде.

Дүшәмбе, 15 июль 2019, 12:04