Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Тольяттида Моношәһәрләрне үстерү буенча форум спикеры булды. Ул «Моношәһәрләр үсеше» яңа дәүләт программасы паспортын әзерләү эше турында сөйләде.

«Россия президенты Владимир Путин безнең алдыбызга конкрет бурыч куйды - илебезнең теләсә кайсы торак пунктында яшәүче һәр кеше тормыш сыйфаты яхшыруын сизсен өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны оештыру. Безнең темага карата бу бурыч түбәндәгечә яңгырарга тиеш: моношәһәрдә яшәүче һәр кеше тормыш дәрәҗәсенең сыйфатлы күтәрелүен һәм икътисадны диверсификацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру моношәһәрләрдә һәм гомумән һәр төбәк буенча кешеләрнең социаль хәле арасындагы аерманы җиңеп чыгарга тиеш, бу безнең илнең пространстволы үсеше стратегиясе максатларына җавап бирә»,- дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

«Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе: нәтиҗәлелек, проблемалар һәм үсеш перспективалары» түгәрәк өстәленең модераторы буларак, парламентарий катнашучылар игътибарын алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә махсус режимны туктату критерийлары, шәһәр барлыкка китерүче предприятиедән резидентларга ташламалар тарату, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе: инструментының нәтиҗәлелеге, индивидуаль эшмәкәрләр резиденты статусын алу, резидент статусын алу срогына карамастан киметелгән иминият кертемнәре, икътисадый эшчәнлек төрләре буенча чикләүләрне бетерү һәм башка мәсьәләләргә юнәлтте.

Сишәмбе, 16 июль 2019, 08:44