Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Кытайда «Ефәк юл» халыкара раллиеның унынчы этабы – узыш дистанциясенең йомгаклау участогы тәмамланды. Антон Шибалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» Россия командасы экипажы йөк машиналары зачетында җиңү яулады. Ул узышның бөтен дистанциясен 26 сәгать 1 минут 40 секунд эчендә узды. «КАМАЗ-мастер» экипажлары йөк зачетында беренче өч урынны алды, ә топ-5кә Россиянең барлык дүрт машинасы да керде. Үз карьерасында беренче тапкыр «Ефәк юл»ны Антон Шибалов отты. Аның белән бергә экипажда штурман Дмитрий Никитин һәм механик Иван Татаринов барды.

Ралли өч ил – Россия, Монголия һәм Кытай территорияләре буенча узды. Узышның гомуми озынлыгы 5003 километр тәшкил итте, шул ук вакытта махсус участокларның гомуми дистанциясе 2589 километрга җитте.

Ярышларның соңгы көне алдыннан дүртенче булып баручы голландияле Мартин ван ден Бринктан өч Камаз арасы ике сәгатькә якын иде. Шуңа күрә Чаллы спортчылары алдында финишка кадәр артык хәвеф-хәтәрсез барып җитү, шул рәвешле үз позицияләрен саклап калу бурычы торды.

Сишәмбе, 16 июль 2019, 11:31