Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Мария Цапкова «Россиянең яшь талантлары» Бөтенроссия конкурсының икенче дәрәҗә лауреаты булды. Дәрәҗәле конкурсны гамәлгә куючы-Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы. Конкурста 13 яшьтән 19 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнашты. Җиңүчеләрне ябык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясенең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасыннан жюри сайлады.

Мария Цапкова җиденче ел музыка мәктәбендә фортепиано классы буенча укый һәм профессиональ  музыкант карьерасы турында хыяллана. Аның казанышлары копилкасында-профессиональ башкару конкурсларында күп санлы җиңүләр. Пианистка Чаллы шәһәре мэры һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиаты. Узган ел танылган пианист Денис Мацуев аңа И. Н.Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» төбәкара хәйрия фонды стипендиаты Дипломын тапшырды һәм Суздаль шәһәрендәге «Яңа исемнәр» XXVI Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә чакырды.

Сишәмбе, 16 июль 2019, 15:38