11 августта 8:00дән 14:00 сәгатькә кадәр Чаллы юлларының кайбер участокларында хәрәкәт ябыла – шәһәрдә Кама ярыммарафоны оештырыла. Җиңел атлетлар маршруты узачак часток:
- Хәсән Туфан проспекты буенча Сөембикә проспектыннан алып ике юнәлештә дә Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәр;
- Сөембикә проспекты буенча Халыклар Дуслыгы проспектыннан Вахитов проспектына кадәр Боз сарае юнәлешендә;
- Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев проспектына кадәр.
Автомобиль хуҗаларын урап узу юлларын алдан уйларга сорыйлар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 10 август 2019, 11:36