Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районының талантлы, актив һәм иҗади балалары ел саен үткәрелә торган XVIII "Җәй экваторында" балалар үзешчән иҗаты фестиваленә җыелды. Фестиваль, гадәттәгечә, җәйге чорда балаларның һәм яшүсмерләрнең актив ялын оештыру формаларының берсе булып тора. Профессиональ һәм компетентлы жюри игътибарына «Вокал башкару», «Хореография», «Нәфис сүз» номинацияләре буенча сәнгать номерлары тәкъдим ителде, алар Россия Федерациясендә театр елына, Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына, КамАЗ төзелешенең 50 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган иде, ә «Өметләр шәһәре» фотоконкурсы кысаларында «Театр елы», «Завод һөнәрләре елы», «КамАЗ төзелешенең 50 еллыгы», «Сәламәт тәндә сәламәт рух», «Заманча Чаллы кешесенең портреты» дигән темаларга эшләр тәкъдим ителде. 

«Җәй экваторында» балалар үзешчән иҗаты фестивалендә Автозавод районы мәктәпләренең балалар бакчаларыннан һәм ял мәйданчыкларыннан 80нән артык конкурсант катнашты. Чыгыш ясаучыларга көч биреп торырга дуслары, туганнары һәм педагоглары килде. Чара йомгаклары буенча җиңүчеләргә Автозавод районы администрациясе башлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр, ә катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр

Чәршәмбе, 17 июль 2019, 10:37