Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Чиста яр" республика акциясе кысаларында Шәһәр Советы депутатлары Андрей Максимов, Эдуард Панфилов, Автозавод районы хакимияте һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре белән берлектә 50 а микрорайонында, Ленинград урамы, 16 а микрорайонында, «Боровецкие ключи» территориясендә кече чишмә янын санитар чистарту, җыештыру буенча эш оештырылды. Акциядә 11 кеше катнашты, 4 куб.метр калдык чыгарылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Боровецкое авылының территориаль иҗтимагый үзидарәсенә әлеге чишмәне төзекләндерү эшендә депутатлар ярдәм итә. 2019 елда ике тапкыр химик-бактериология лабораториясендә су тикшеренүләре үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре суның нормаларга туры килүен күрсәтә.

Чәршәмбе, 17 июль 2019, 11:05