Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай яр буенда өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды. Кояшлы көн 40тан артык йөрү техникасына өйрәнергә теләүчеләрне җыйды. Дәресне скандинавия йөреше инструкторы Александр Зотов үткәрде. Чараны "Россия Пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсенең яшьләр советы оештырды. Катнашучыларга скандинавия йөрешенең дөрес техникасын күрсәттеләр, шулай ук экипировка бирделәр һәм спортның бу төре сәламәтлеге өчен файдасы турында сөйләделәр.

Мастер-класс скандинавия йөрешенең «Сәламәтлек җиңел адым» ачык фестивале алдыннан үткәреләчәк дәресләр циклын ачты. Катнашучыларны шәһәр Советы депутаты, «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Фәттахов сәламләде.

Шуны да искәртик: «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге «Президент грантлары Фонды» бөтенроссия конкурсының «Сәламәтлек җиңел адым» проекты белән 300 мең сум күләмендә грантка ия булды. Проект кысаларында өлкән буынның 200 кешесе скандинавия йөреше техникасына теоретик һәм практик белем алды. Проект 2019 елның 6 сентябрендә Чаллыда узачак «Сәламәтлек җиңел адым» скандинавия йөреше фестивале белән тәмамланачак. Фестиваль кысаларында мастер-класслар планлаштырылган.

Чәршәмбе, 17 июль 2019, 14:09