Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 21 яшькә кадәрге яшьләр һәм үсмерләр арасында тхэквондо буенча Россия беренчелегенең тантаналы ачылышы узды. Ярышлар 16 июльдә боз сараенда башланды һәм 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы тхэквондист исеме өчен көрәшергә Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 400дән артык спортчы килде.

Ачылыш тантанасында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Россия тхэквондо берлеге җитәкчесе Анатолий Терехов һәм башкалар катнашты. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Рамил Хәлимов сәламләде: «Яр Чаллы шәһәрендә тхэквондо буенча Россия беренчелеге үткәрү безнең өчен бик дәрәҗәле чара һәм без сезнең белән очрашуга шат. Спортчылар, тренерлар, үзләрен монда уңайлы һәм яхшы хис итсен өчен, барлык шартларны да тудырачакбыз. Теләсә кайсы беренчелек һәм ярыш-спорт карьерасында билгеле бер адым һәм мин барлык спортчыларыбызга уңышлар, сәламәтлек телим», - диде ул. 

"Чаллы шәһәре-чемпионнар шәһәре! Кичә ралли-марафон тәмамланды, анда «КАМАЗ-мастер» командасы бөтен пьедесталны яулады. Без республикабызны, шәһәрне һәм илне дөнья аренасында танытучы шундый команда булу белән горурланабыз! Күптән түгел Италиядә Неаполь шәһәрендә Бөтендөнья студентлар уеннары тәмамланды, анда Татарстан ил җыелма командасы составында тәкъдим ителде. Татарстан дружинасы 14 медаль яулады, алар арасында чаллылылар да бар. Бу тхэквондо буенча бронза медаль яулаган Рафаэль Камалов. Шулай ук Ирина Приходько йөзү буенча көмеш һәм бронза медаль яулады", – дип билгеләп үтте үз чыгышында Хәлил Шәйхетдинов.

 Көрәш көн саен 9:00дан 20:00 сәгатькә кадәр барачак. Керү ирекле.

Чәршәмбе, 17 июль 2019, 15:14