Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 30 августта, Яр Чаллы шәһәрендә "Осталар шәһәре-2019" халык сәнгать һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак. Фестиваль Яр Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының мәдәни тормышында ел саен әһәмиятле вакыйга булып тора. Кунакларны халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан бик күп мастер-класслар, эшләнмәләр күргәзмәсе, иҗат коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы көтә. халык сәнгать һөнәрләре  һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары арасында бәйге «Чаллы сувениры», «Татарстан Республикасы символикасы төшерелгән иң яхшы эшләнмә», «Яшь осталар», «Халык сәнгате традицияләрен саклаган өчен», «Авторлык ниятенең оригинальлеге өчен», «Иң яхшы нетрадицион техника мастеры», «Иң яхшы күргәзмә экспозициясе», «Декоратив-гамәли сәнгать буенча иң яхшы мастер-класс» номинацияләре буенча узачак. Фестиваль «Яр буе» паркы мәйданында 10:00нан 19:00га кадәр узачак.

Җомга, 30 август 2019, 09:27